Экологлар «Балык – булсын!» акциясе кысаларында Түбән Кама районында 200 бәке борауладылар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать   ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Түбән Кама балыкчылары белән берлектә Каракүл күлендә балыкларның күпләп үлүен булдырмау һәм сулыкны кислород белән туендыру буенча чара үткәрделәр.

 «Каракүл күле очраклы гына сайланмаган, биредә февраль урталарында суда кислород күләменә анализ ясалган. Үлчәүләр буенча, күлдә кислород якынча 5 мг/дм булган, ә норма 6 мг/ДМ. Хәзер кислород күрсәткечләре тагын да кимегән, шуңа күрә табигатьне саклау акциясе үткәрергә карар ителгән. Бәке тишү – су объектларын аэрацияләү өчен эффектив ысул», -  дип сөйли  Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәре.

Табигатьне саклау ведомстволары белгечләре һәм балыкчылар Каракүл күлендә 200  бәке борауладылар. Бораулаганнан соң, акциядә катнашучылар  һава үткәрү өчен һәр бәкегә коры камыш яки ботаклар салдылар. Барлык татарстанлыларны табигатьне саклау акциясендә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International