Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа юннатларына кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары өчен экодәрес үткәрделәр, анда канатлы дусларга кышны кичерергә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Экологлар балаларга кышның кошлар өчен иң авыр вакыт булуын аңлатты, әмма салкыннарда да,  җитәрлек азык булса,  алар исән кала ала. Укучылар кышын кошларга нинди җим ашатырга, аларның баланслы менюсы нинди булырга тиешлекне белделәр. Канатлы дусларны бу чорда солы, көнбагыш, кабак төше, бодай, ипи валчыклары, тары һәм кипкән җиләк белән сыйларга кирәк. Менә диетада  булмаска тиеш әйберләр исемлеге: арыш ипие, банан һәм цитрус җимешләренең кабыгы-болар барысы да кошлар өчен куркыныч.  «Мондый очрашулар балаларга экологик белемнәрен арттырырга ярдәм итә, шулай ук яңа мәгълүмат  белергә генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итәргә мөмкинлеген дә аңларга өйрәтә», - дип сөйли Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәре.

Балаларга шулай ук каурыйлы дусларның оясында ике киң тишек (керү һәм чыгу) булырга тиешлекне дә аңлаттылар,  бу кошларга теләсә кайсы вакытта чыгып китүгә   җиңеллек тудыра.

Чара ахырында балалар экология министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә урамга чыктылар. Яшь натуралистлар кошларны дөрес азык белән тукландырдылар һәм үзләштергән дәрес өчен экологларыбыздан истәлекле бүләкләр – китаплар алдылар. Чара «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International