Егор Тарнавский: «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан 2023 елда Самосырово полигонын рекультивацияләүне төгәлләячәк һәм Озерное нефть ятмасында нефтьүткәргеч торбаларны сүтәчәк

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген экология министры урынбасары Егор Тарнавский Татарстан халкы белән ТР Регион белән идарә итү үзәге мәйданчыгында туры линия вакытында аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда республиканың табигатьне саклау чараларына 52 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән, шулардан бюджет финанславы күләме 20,43 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән 12,14 млрд. сумы-федераль бюджет акчалары һәм 7,08 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.

58 млрд сумнан артык зыян  булдырылмый калынган. 2,3 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырган.

Бер ел эчендә генә дә, 2022 елда әйләнә — тирә мохитне саклауга 14,7 млрд сумнан артык акча тотылган, шул исәптән яртысы диярлек-предприятиеләр акчасы.

 «Һәм әлбәттә инде яңа этәргечне  «Экология» илкүләм  проекты бирде. 2019 елдан 14,1 млрд сумга 29 чара гамәлгә ашырылды. (шул исәптән федераль бюджеттан - 11,2 млрд сум. 2021 елда без ләм кырларын рекультивацияләү буенча эшне вакытыннан алда башладык. Бу объект  Казан шәһәренең Идел буе районы һавасын 50 елдан артык дәвамында пычраткан һәм бөтен Иделне пычрату куркынычы булып торган», - дип искәртте спикер.

Шулай ук иң мөһим проектларның берсе дип  Егор Тарнавский Казан шәһәренең Мамадыш тракты буенча Самосырова полигонын рекультивацияләү проектын билгеләде. «Бу территориянең тарихы 1960 елда башланды. Беренче чүплек барлыкка килде һәм 2013 елга кадәр  гамәлдә булды. 2004 елда чүплек янында «Самосырово» каты көнкүреш калдыгы полигоны проектланган һәм  булдырылган. Аның куәте калдыклар кабул итү өчен 2017 елга кадәр җиткән. Һәм 2020 елда гына да Министрлыкка әлеге полигоннан  начар ис килүгә 300 дән артык мөрәҗәгать килгән. Бу ике объектны бетерү 2021 елда башланган. Быел башланган тагын бер глобаль проект - ул Озерное нефть ятмасында гамәлдә булмаган нефтьүткәргеч торбаларны сүтү», - министр урынбасары Татарстан өчен әлеге сынау проектлары турында җентекләп сөйләде

Шулай ук ул предприятиеләрнең экологик хәлне яхшыртуга керткән зур өлешен дә билгеләп үтте. Өч ел эчендә бу 20,0 млрд сумнан артык. Бу күрсәткеч буенча Татарстан инде берничә ел Идел буе федераль округында лидерлыкны тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International