Быел «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мамадыш районының Кама леспромхозы авылы янындагы Бөрсет елгасы үзәннәрен чистартачаклар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бу максатларга федераль бюджеттан якынча 69 млн сум бүлеп биреләчәк.

Бу хакта бүген үз интервьюсында экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде. Алга таба «Экология» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту каралган. Спикер аңлатып узганча, бу эшләрне финанслау 2025 елга бюджетка салынган. «Ләкин безнең бурыч – иртәрәк,  2023-2024 елларда ук акча җәлеп итү. Республиканың бу өлешендә яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр тизрәк уңай шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте ул.

«Уникаль су объектларын саклау » проекты кысаларында чистарту планлаштырылган тагын бер объект-Нокса елгасы. Хәзерге вакытта проект-смета документациясен әзерләү бара, һәм экспертиза үткәргәннән соң финанслау өчен заявка федераль үзәккә биреләчәк.

Татарстан Республикасы регион белән идарә итү үзәге туры эфирында чыгыш ясап, экология министры урынбасары Татарстанның «Генераль җыештыру» яңа федераль проектын тормышка ашыруга актив әзерләнүе турында сөйләде, ул 2025 елда «Чиста ил» проектына алмашка киләчәк. Узган ел без 4 объектны тикшердек инде», - дип белдерде министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Чиста ил» проекты ярдәмендә 2021 елдан Самосырово чүплеген рекультивацияләү бара. 2021-2023 елларга финанслау 870 млн сумнан артык тәшкил итә. Проект үз эченә чүплек газын чыгару һәм утильләштерү хисабына электр энергиясен алырга мөмкинлек бирүче актив дегазация технологиясен урнаштыруны һәм кертүне ала. Бу технология Россия өчен сынау технологиясе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International