ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын уздыру буенча республика комиссиясе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Су анализын, кар эрүне һәм суда матдәләр эрүне тимер юл Кәләй станциясе поселыгынын «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тикшерә алган. Ә мондый гади һәм кызыклы фәнни тәҗрибәләрне уздырырга аларга ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ярдәм итте.

Түбән Кама шәһәрен мониторинглау барышында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары өч гараж кооперативы территориясендә рөхсәт ителмәгән биш кар өемен ачыклаган.

В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә техникум һәм көллият студентлары өчен «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча республика һөнәри осталык олимпиадасы узды. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү Үзәк бүлеге белгечләре чакырылды.


3
март, 2023 ел
җомга

2022 ел нәтиҗәләре буенча   Куркынычлылыкның I һәм II класс калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба - ФГИС ОПВК) Татарстан Республикасының 1400дән артык оешмасы һәм предприятиесе теркәлгән.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе лабораториясендә 26 нчы гимназия укучылары өчен танып-белү экскурсиясе узды.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе адресына автошәһәрдә яшәүчеләрдән шикаять килде. Чаллылылар 29 комплекс районында төнлә начар химик искә зарланган.

Климат куркынычсызлыгы фондыннан «Климатны балалар күзлегеннән үзгәртү - 2023» II Халыкара форумы башланды. Форумның максаты - экологик белем бирүне һәм мәдәниятне үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади һәм волонтёр эшчәнлегендә катнашуын бүләкләү. 

Инспекторлар Зур Кайбыч авылы кешеләренең урамнарга кышкы чистартудан калган кар урнаштыру турындагы шикаятьләрен тикшергәннәр. Экологлар урынга чыгып, М.Закиров һәм Гисматуллин урамы буенча 5500 кв.м мәйданда 2 кар өеме тапканнар.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районына мониторинг барышында  Балахчино авылында  ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары төзелеш мәйданчыгында, Кама елгасы ярында  төп грунтын урнаштыруны тапкан. Ачыкланганча, «Северная Гавань» СК АҖ газүткәргеч торбаларын алыштыру эшләрен башкарган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International