«Безнең экспериментлар». Су үзлекләрен өйрәнү буенча тәҗрибә сериясен Әлмәт районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрделәр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Су анализын, кар эрүне һәм суда матдәләр эрүне тимер юл Кәләй станциясе поселыгынын «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тикшерә алган. Ә мондый гади һәм кызыклы фәнни тәҗрибәләрне уздырырга аларга ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ярдәм итте.

 «Әче, баллы», «Суда матдәләр таркату», «Кар эрү эксперименты» һәм «Тукыма үзлекләрен тикшерү» тәҗрибә мисалларында нәниләр суның үзлекләре белән таныштылар һәм матдәләрнең нинди тизлек белән эрүен белделәр. Балалар экспериментлардан бик канәгать калдылар. Дәрес нәтиҗәләре буенча экологлар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. «Экскурсияләр, танып белү дәресләре, гамәли тәҗрибәләр - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культураны тәрбияләү өчен нәтиҗәле юллар, чөнки мондый кызыклы тәҗрибәләр балаларга яңа уен формасында белем алырга ярдәм итә. Өстәвенә, күп кенә тәҗрибәләр өчен һәр йортта табыла торган шактый гади материаллар һәм ингредиентлар җитәрлек», - дип билгеләп үттеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International