ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан студентларының экологик белемнәрен бәяләде

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә техникум һәм көллият студентлары өчен «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча республика һөнәри осталык олимпиадасы узды. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү Үзәк бүлеге белгечләре чакырылды.

Олимпиада барышында катнашучылар экология өлкәсендә теоретик белемнәрен һәм сәнәгать калдыкларын контрольдә тоту буенча практик осталыкларын күрсәттеләр.

 «Мондый яшь һәм экологик белемле студентларны күрү күңелле. Сезнең эшчәнлегегез һәрвакыт табигатькә файда китерсен өчен укуда уңышлар телисе килә, - дип, студентларга рәхмәт белдерде Экология министрлыгының бүлек башлыгы Хәдичә Сафиуллина.

Ахырда олимпиада җиңүчеләре билгеләнде:

1 урын - Биктимирова Илюзә Илшат кызы -   В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте

2 урын - Фазлыев Тимур Илдус улы - Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте

3 урын -  Абдуллин Айрат Илшат улы - Түбән Кама агросәнәгать көллияте һәм Лагузин Сергей Викторович - Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International