Экологлар суднолар йөреше компаниясенә кисәтү ясадылар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевск районына мониторинг барышында  Балахчино авылында  ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары төзелеш мәйданчыгында, Кама елгасы ярында  төп грунтын урнаштыруны тапкан. Ачыкланганча, «Северная Гавань» СК АҖ газүткәргеч торбаларын алыштыру эшләрен башкарган. Төпне тирәнәйтү эшләрен уздырганда, техник проект нигезендә, төзелеш мәйданчыгында чыгарылган грунтны урнаштырганнар. Эшләр тәмамлангач, грунт җирләрне рекультивацияләгәндә кулланылачак. Суднолар йөреше  компаниясе грунтны урнаштыру урынын һәм аннан файдалануны  җирле үзидарә органы белән килештерергә тиеш иде.

«Северная Гавань» СК АҖ адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм урынны килештерү зарурлыгы турында кисәтү бирелде.  Компания кисәтү шартларын вакытында үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International