Чаллы укучылары экологлар лабораториясендә булдылар

2023 елның 3 марты, җомга

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе лабораториясендә 26 нчы гимназия укучылары өчен танып-белү экскурсиясе узды.

Экологлар укучыларга Министрлык инспекторларының эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Үз чиратында укучылар үзләренең игелекле эшләре белән уртаклаштылар, кемдер үзенең беренче сыерчык оясын элде, ә кемдер кышын кошларны ашатты. Экскурсия барышында балалар берничә лаборатория бүлмәсен карап чыктылар һәм анда тикшеренүләр уздыручы белгечләр белән таныштылар.

«Танып белү экодәресләре һәм экскурсияләр үсеп килүче буынга ишетеп белергә  генә түгел, ә экологларның ничек эшләгәнен күрергә дә ярдәм итә. Мондый чаралардан соң балаларда экология белән бәйле һөнәрләр белән кызыксыну уяна, - дип уртаклаша Кама буе территориаль идарәсе экологлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International