ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының 8 нче номерлы кече балалар бакчасы өчен экодәрес үткәрде.

Әлмәт районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында төзелеш чүп-чарын санкцияләнмәгән складлау ачыкланган. Тимер-бетон эшләнмәләр калдыклары 200 кв.м мәйданлы участокны чүпләде, чүплек күләме 100 куб метр тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Кукмара районының «Ромашка» балалар бакчасында «Чүп-чарны сортлыйбыз - табигатьне саклыйбыз» темасына экодәрес үткәрде.

Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Нурлат һәм Муса Җәлил урамнарын кышкы җыештырудан калган кар өемнәрен урнаштыру урыннарын ачыкладылар. Кар өемнәренең гомуми мәйданы 900 кв.м тәшкил иткән, күләме - 400 куб м.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Менә өченче ай инде без сезнең белән #ЭстафетаДобрна  акциясен тапшырабыз. Бу флешмоб инде яхшы традициягә әверелде. Бүген Кукмара шәһәренең «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән  игелекле эшләр фотоотчетын күрсәтәчәкбез. Алар безнең даими ярдәмчеләребез, өченче ай алар игелекле эшләр башкаралар һәм безне билгеләп үтәләр, ә без, үз чиратыбызда, аларны.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында тиз шахмат буенча хатын-кызлар арасында финал турниры узды. Финал ярышларында безнең ведомстводан  4 гүзәл зат катнашты.

«Буалар каскады» паркында сулык өслегендә күбек һәм нефть таплары булуы турында әлмәтлеләрнең шикаятьләре буенча  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Шевченко урамы буенча каскадларның 1 нче чираты территориясен тикшерү өчен урынга чыкты.

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар язучы Михаил Пришвинга багышланган экологик-әдәби сәгать уздырдылар. Экосәгатькә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләрен чакырдылар.

Искәртеп узабыз, элегрәк Идел-Кама экология университеты хезмәткәрләре мониторинг барышында Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 километрында төзелеш калдыкларыннан торган чүплеккә тап булганнар иде. Чүплек мәйданы 500 кв.м, күләме - 100 куб метр.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген үзенең 50 еллык юбилеен «Юл хәрәкәте яшь инспекторлары» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы билгеләп үтә. Махсус бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрделәр, анда балаларга юлда экологик тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Юллардагы иминлек – ул уртак кайгырту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International