Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын уздыру буенча республика комиссиясе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурска заявкалар 12 юнәлеш буенча бирелергә мөмкин:
- җәмгыятьтә коррупция тәртибенә карата түземсезлек булдыру;
- хәйрия һәм иреклелек үсеше, яшьләрне патриотик тәрбияләү;
- гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
- коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, уңышлы социаль технологияләр тарату;
- иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны тикшергәндә конструктив диалогның гражданлык компетенцияләрен, күнекмәләрен һәм традицияләрен үстерү;
- муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, ял итү сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү;
- актив озак яшәү өчен шартлар тудыру;
- массакүләм спортны, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;
- өстәмә белем бирүне, цифрлы агартуны, фәнни-техник һәм сәнгать иҗатын үстерү;
- халыкның өзлексез экологик белем һәм агарту системасын үстерү;
- гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;
- махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм.
Финанслауның гомуми күләме - 35 млн. сум. Һәр коммерциягә карамаган оешма проект белән бер генә заявка бирә ала, грант суммасы - 1 млн сумнан артык түгел.
Конкурста катнашуга заявкалар электрон рәвештә https://грантытатарстан.рф. адресы буенча «Грант конкурсы» автомат мәгълүмат системасы аша 2023 елның 1 апреленә кадәр (шул көнне кертеп) бирелә.