Экологлар, һаваның сыйфатын тикшерү өчен, Чаллы халкының шикаятьләре буенча чыкты

2023 елның 3 марты, җомга

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе адресына автошәһәрдә яшәүчеләрдән шикаять килде. Чаллылылар 29 комплекс районында төнлә начар химик искә зарланган. Һаваның сыйфатын бәяләү өчен, урынга Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экологик лаборатория белән чыкты. Проба алулар 4 ноктада көндезге һәм төнге вакытта уза: Тынычлык проспекты, шулай ук Вахитов проспекты, Мәскәү һәм Автозавод урамнары буенча. Анализлау нәтиҗәләре буенча һавада пычраткыч матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрацияләре артуы табылмаган. Экологлар сүзләренчә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән вакытта җилнең көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш юнәлеше өстенлек иткән, шуңа бәйле рәвештә, начар иснең мөмкин булган чыганагы Төзелеш базасы һәм Промкомзона районында урнашкан, шул исәптән бу җитештерү цехлары һәм остаханәләре булган гараж җәмгыятьләре.

Төзелеш базасы һәм Промкомзона территориясендә урнашкан предприятиеләрдә юридик зат белән хезмәттәшлексез контроль (күзәтчелек) чаралары барышында кайбер хокук бозулар ачыкланган: чыгарып ташлаулар чыганаклары булган предприятиеләрдә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую бурычы үтәлмәгән, шулай ук атмосфера һавасына чыгарыла торган пычраткыч матдәләрне тоту һәм зарарсызландыру җайланмалары файдаланылмый һәм тиешле тәртиптә уңайсыз метеорология шартларында чыгарып ташлауларны киметү планнары эшләнмәгән һәм килештерелмәгән. Хокук бозучыларга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International