Татарстан Куркынычлылыкның I һәм II класс калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасына күчү буенча алдынгылар рәтендә

2023 елның 3 марты, җомга

2022 ел нәтиҗәләре буенча   Куркынычлылыкның I һәм II класс калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба - ФГИС ОПВК) Татарстан Республикасының 1400дән артык оешмасы һәм предприятиесе теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, куркынычлыкның I һәм II класслы  калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль реформаны гамәлгә ашыра башлауга бер ел узды. Татарстан Республикасы реформага актив кушылды һәм хәзерге вакытта куркынычлыкның I һәм II класслы  калдыклар белән эш итү базарында катнашучыларның эшчәнлекне оештыруның яңа системасына күчүе буенча лидерлар рәтендә тора.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ФГИС ОПВК кулланучыларына координация һәм мәгълүмат җиткерүне гамәлгә ашыра.  Экология министрлыгы федераль оператор белән түбәндәгеләргә кагылышлы мәсьәләләрне аңлату буенча тыгыз хезмәттәшлек итә:

- предприятиеләр һәм оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган куркынычлыкның I һәм II класслы  калдыклары турында мәгълүмат бирү тәртибе,

- «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе һәм куркынычлыкның II класслы  калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр төзү тәртибе

- куркынычлыкның I һәм II класслы калдыклары белән эш итүнең яңа системасына кагылышлы башка мәсьәләләр.

Шулай ук «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе ФГИС ОПВК кулланучыларына ярдәм итү өчен өйрәтү вебинарлары оештырылды.

Куркынычлыкның I һәм II класс калдыклары белән эш итү эшчәнлеге өлешендә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен ТР Экология министрлыгы тарафыннан I һәм II класс калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланучыларында сораулар, тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җыю оештырылды. Сораулар һәм тәкъдимнәр федераль оператор адресына юнәлтелгән һәм 2023 елның 23 мартында булачак система кулланучылары өчен чираттагы вебинар кысаларында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International