ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2023 ел
җомга

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Республика территориясенең санитар-экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән масштаблы эшләргә әзерләнү һәм Татарстан районнарында уңай шартлар тудыру өчен киңәшмәләр үтте. Зона киңәшмәләрендә Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Арча районында Югары Пошалым авылында пычранган эрегән суларның Пошалым елгасына диффуз агымы табылган. Төньяк территориаль идарә инспекторы Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре белән берлектә Пошалым елгасының (диффуз агымнан югарырак һәм түбәнрәк) табигый су үрнәкләрен сайлап алды. Анализ нәтиҗәләре табигый суда диффуз агымнан түбәнрәк түбәндәге пычраткыч матдәләр буенча артыклык күрсәткән: нитритлар буенча 8,5 тапкыр, тимер буенча 5,3 тапкыр, аммоний ионы буенча 2,5 тапкыр, фосфатлар буенча 1,6 тапкыр.

В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча 2023 елда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты.

Әстерханда Түбән Идел бассейны округының Бассейн советының 29 нчы утырышы кысаларында су мөнәсәбәтләре һәм Түбән Иделнең су хуҗалыгы комплексын үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Совет илнең сигез төбәген берләштерә, алар Татарстан Республикасыннан Әстерхан өлкәсенә кадәр Иделнең түбән агымы буенча урнашкан.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Адел Әлимов Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнары җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашты.

ТР Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районының 4нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик дәрес үткәрделәр.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Безнең герой Баулы районында туган, ә 1998 елда Мәскәү өлкәсе аграр университетын тәмамлаганнан соң, сеңлесен күрергә  Чаллыга кайта. «Чаллыны беренче тапкыр күргәч, мин бу шәһәргә, аның киң яшел проспектларына гашыйк булдым. Мин бу матурлыкны, бу матур табигатьне саклап калырга теләдем, шуңа күрә мин Экология министрлыгына эшкә барырга булдым», - дип искә ала безнең инспектор. Аның артыннан Чаллыга әти-әнисе дә күченгән. Безнең экологның әнисе һәм әтисе үз вакытында БАМ төзелешендә катнашканнар һәм күп еллар Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, улында туган телгә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләгәннәр.

Чүпрәле районының В.С. Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык мәктәбендә «Экология һәм без» дигән IV фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау темасына семинар оештырылды. Коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, «БК белешмәләре» махсус программа тәэминатындагы керемнәр турындагы мәгълүматларны тутырганда нинди нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәклеге турында Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин сөйләде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районы Вертелевка елгасын киселгән агачлар белән чүпләү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International