Экология министрлыгы инспекторлары Казанның Совет районында Вертелевка елгасы территориясен тикшерделәр

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районы Вертелевка елгасын киселгән агачлар белән чүпләү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.

Территорияне тикшерү вакытында биредә кисеп алынган агачларны чыгару буенча оештырылган эшләр алып барыла иде. Экология министрлыгына район Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, агачларны кискәннән соң барлык калдыклар чыгарыла. Эшләр башкарылгач, белгечләр елганы ботаклардан һәм чүп-чардан тулысынча чистартачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International