Чүпрәле районында «Экология һәм без» дигән IV фәнни-гамәли конференция узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Чүпрәле районының В.С. Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык мәктәбендә «Экология һәм без» дигән IV фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 1-11 сыйныф укучылары чакырылды. Яшь тикшерүчеләр 5 секциядә 41 проект тәкъдим иттеләр:

- Хайваннар экологиясе

- Кеше экологиясе һәм аның сәламәтлеге

- Әйләнә-тирә мохит һәм туган як экологиясе

- Минем йорт экологиясе

- Минем беренче проектым

 «Фәнни-гамәли конференцияләр укучыларга ораторлык сыйфатларын яхшырту һәм үз хезмәтләрен компетентлы жюрига тәкъдим итү өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Бүген балалар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр, мәктәп укучыларының проектлары бүгенге дөньяда актуаль», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Дамир Вәлиуллин.

Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International