Экология министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча семинар узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау темасына семинар оештырылды. Коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, «БК белешмәләре» махсус программа тәэминатындагы керемнәр турындагы мәгълүматларны тутырганда нинди нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәклеге турында Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин сөйләде.

Ул шулай ук мондый белешмәләрне анализлау барышында ачыкланган типик хаталарның мисалларын тәкъдим итте. Роберт Заһидуллин барлык хезмәткәрләргә керемнәр турында белешмәләрне тутыру мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәклеген искәртте. Дәүләт граждан хезмәтендә тыюлар һәм чикләүләр темасын да игътибарсыз калдырмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International