Экология министры урынбасары Ольга Манидичева «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатның төбәк этабы җиңүчеләрен котлады

2023 елның 31 марты, җомга

В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча 2023 елда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты.

Чемпионат 28-30 март көннәрендә узды, анда Казан, Чистай, Түбән Кама һәм Бөгелмә студентлары катнашты.

«Бүген экология мәсьәләләре бик актуаль һәм республикабызның һәр өченче кешесе безнең экологик чараларда катнаша. Сез яшьтәшләрегез өчен лаеклы үрнәк, сезнең  федераль дәрәҗәдә республикабызны иң югары бәягә тәкъдим итәчәгегезгә ышанам», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чемпионат җиңүчеләре :

1 урын - Камалов Альвир Илнур улы, «В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы»,

2 урын - Фазлыев Тимур Илдус улы, «Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы»,

3 урын – Лагузин Сергей Викторович, «Г.И. Усманов исемендәге Чистай   авыл хуҗалыгы техникумы».

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы белән актив хезмәттәшлек итә. Колледжга «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча база белем бирү учреждениесе булу ышанып тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International