Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан районнарында чүпне аерып җыю темасына дәресләр үткәрде

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

ТР Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районының 4нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик дәрес үткәрделәр.

Махсус безнең белгечләр өчен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Кызыл башлык» әкиятен әзерләделәр, спектакльне экологик юнәлештә куйдылар. Инспекторлар, үз чиратында, балаларга көнкүреш калдыкларының әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүе, аларның нинди төрләргә бүленүе турында, аларны ничек икенче тапкыр кулланып булганлыкны  сөйләделәр.

Чүп-чарны аерым җыю турында Идел-Кама территориаль идарә  хезмәткәрләре Аксубайның  В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче мәктәбе укучыларына җентекләп сөйләделәр. Уен формасында балалар калдыклар белән эш итү ысуллары, аларның кимчелекләре һәм өстенлекләре белән таныштылар.

Шул ук дәрес Тәтешнең П.С. Ханжин исемендәге 1нче мәктәбендә дә үтте. Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин икенче сыйныф укучыларына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында искәртте. быел гына да Министрлык укучылардан 169 хәбәр алды.

Ә менә Актаныш районының Пучы мәктәбе укучылары «Мәктәп экопатруле» кушымтасыннан файдалана. Балалар безнең экологлар белән язга агач утырту, шимбә көннәренә чыгу һәм сыерчык оялары   кую планнары белән уртаклаштылар.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Чирмешән районы Лашман мәктәбенең 1 һәм 2 сыйныф укучыларының файдалы экогадәтләре һәм туган як чисталыгының гади кагыйдәләре турында сөйләделәр. Яшь экологлар үз районнарының тәртибен һәм чисталыгын күзәтергә вәгъдә иттеләр.

Экодәресләрдә катнашучыларның барысына да истәлек итеп буяу китаплары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International