Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашу үткәрде

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Адел Әлимов Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнары җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашты.

Очрашу барышында лицензия таләпләрен һәм шартларын үтәү, хисап формаларын тутыру тәртибе һәм аларны бирү вакыты кебек мәсьәләләр каралды.

Шулай ук барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга квалификацияле җаваплар һәм аңлатмалар ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International