Азнакайның 8нче «Гнездышко» балалар бакчасында «Эколяталар - яшь табигатьне саклаучылар» дигән муниципаль экологик конкурс узды. Анда Азнакай шәһәренең һәм Актүбә шәһәр тибындагы поселокның 16 балалар бакчасы катнашты. Балаларның иҗади номерларын һәм экологик белемнәрен бәяләү өчен ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылган иде.
Министрлык хезмәткәрләре әйтүенчә, экологик конкурс балаларга үз сәләтләрен ачарга гына түгел, ә иҗади шартларда яңа дуслар белән танышырга да ярдәм иткән. Ә барлык катнашучыларга Экология министрлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр бирелде.