«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең Татарстан Республикасының көнбатыш зонасы буенча каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы тарафыннан закон таләпләрен бозып, 2022 ел ахырында һәм 2023 ел башында Казан шәһәре, Тукай урамы, 125 йорт адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгыннан 20 көннән артык каты коммуналь калдыклар чыгарылмаган.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры оешма җитәкчесенә кисәтү кертте.
Прокурор актларын карау нәтиҗәләре буенча закон бозулар бетерелгән, калдыклар чыгарылган, оешманың вазифаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган.