«Агачлар - тере табигать һәйкәлләре» фотоконкурсында катнаш һәм 100мең сум акча от!

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы кысаларында фотоконкурс старт алды. Аның төп максаты-гасырлар буе үскән агачларның матурлыгын җиткерү һәм Россиянең уникаль табигый мирасына кызыксынуны арттыру.

Катнашучыларның эшләрен жюри бәяләячәк, аның составына башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, урманчылар, экологлар, танылган фотографлар һәм рәссамнар керәчәк.

Конкурс шартлары буенча Россиянең борынгы агачлар  илкүләм реестрына кертелгән агачларның фотолары кабул ителә.

Иң яхшы эшләр акчалата бүләкләнәчәк һәм «Россиянең уникаль агачлары» бүләк фотоальбомында,  2 Томда басылып чыгачак.

Конкурс 2023 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 2023 елның 1 ноябрендә программа сайтында бастырылачак

Тулырак мәгълүмат сайтта: https://rosdrevo.ru/photo-contest/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International