«Экология - традицияләрдә» рәсем конкурсы старт алды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Экология - традицияләрдә» республика экологик рәсемнәр конкурсы башланды. Оештыручы - ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы. Төп максат балалар һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик һәм гражданлык патриотик тәрбия чарасы буларак сәнгать иҗатының ролен арттыру.

Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучының рәсеме конкурсның төп тематикасына һәм түбәндәге темаларга туры килергә тиеш:

-«Планетаның яшел киләчәге»,

-«Туган якның тыюлык почмаклары»,

-«Су дөньясы»

- «Йорт хайваннары»

Катнашу өчен иҗат эшләрен 30 апрельгә кадәр Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район сайлап алуыннан үткән эшләр 1-30 майда узачак республика этабына чыгачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның  нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-ekologicheskih-risunkov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International