Александр Шадриков: «Безнең сезнең белән уртак бурыч – «Салават Күпере»ндә һава сыйфатына карата шикаятьләрне бетерү. Әлегә күрәбез, халыктан сораулар бар»

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бүген Экология министрлыгында Казанның Киров һәм Авиатөзелеш районнарында һава сыйфаты мәсьәләләре буенча чираттагы ведомствоара киңәшмә узды. Анда ведомство башлыгы Александр Шадриков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу инде мондый составтагы өченче эш очрашуы. Беренче киңәшмә февральдә экология министры инициативасы белән узды.

Бүген киңәшмә башында Экология министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә: «Эш очрашуының төп максаты – Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында һава сыйфаты проблемасын хәл итү. Берничә сорауны без сезнең белән эшләдек инде, юл картасы бар. Әмма бу ял көннәрендә кабат шикаятьләр булды, күкертле водород буенча артыклык бар». Мәсәлән, 2 апрельдә Осиново бистәсендә урнаштырылган атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясендә (АСКЗА)  күкертле  водород буенча арту теркәлгән.

Бу ял көннәрендә шикаятьләрнең артуын Роспотребнадзор һәм Росприроднадзор инспекторлары да теркәгән.

Экология министры Химия урамындагы каты көнкүреш калдыклары  полигонында юл картасында күрсәтелгән эшләр турында хәбәр итүне сорады. «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Петров  катнашучыларга март дәвамында полигонда 1180 литр органик реагент эремәсе кулланып дезодоризация ясалганын хәбәр итте. Бу ысул зарарсыз һәм экологик,  ис чыганагына «су – май» тибындагы су эмульсиясе тәэсир итә. Шулай ук чаралар планын үтәү кысаларында «Химическая» каты көнкүреш калдыклары  полигонына минераль туфракны даими рәвештә кертү гамәлгә ашырыла. Әлегә полигоннан фильтратны суырту һәм транспортлау һәм полигонда локаль чистартуларны эшләтеп җибәрү мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, фильтратны транспортлау мәсьәләсен мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк, моннан тыш, концессия килешүенә өстәмәләр кертү проектын әзерләү буенча эшләрне тизләтергә кирәк, анда тулы дегазация циклы белән полигонны рекультивацияләү мәсьәләләре керәчәк. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Булат Әхмәдиев, үз чиратында, полигондагы чаралар Росприроднадзорның планнан тыш күчмә тикшерүе барышында ачыкланган барлык хокук бозуларны тулысынча бетерүгә юнәлдерелергә тиешлеген  ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, ведомство Казанның Киров һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүчеләрдән табигатьне саклау ведомстволарына килгән шикаятьләрдән соң каты көнкүреш калдыклары  полигонын тикшерүне башлады. Тикшерү барышында объектны эксплуатацияләгәндә тупас бозылулар ачыкланган – бу проект документациясеннән тайпылу, полигон периметры буенча пычранган фильтратның агып чыгуы, атмосфера һавасының пычрану чыганакларында проба алу тишекләренең булмавы һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы хәзер онлайн режимда «Салават Күпере» торак комплексындагы хәлне күзәтә, биредә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе ачылды. Моннан тыш, ял көннәрендә күчмә экологик лаборатория чыга. Шулай ук Росприроднадзорның лабораториясе март аенда атмосфера һавасының торышын 10 тапкыр үлчәгән: 5се Авиатөзелеш районы юнәлешендә һәм 5се Зеленодольск районы Новониколаевский поселогы юнәлешендә. «Салават Купере» торак комплексы ягына хәзерге вакытка кадәр җилнең кирәкле юнәлеше булмау сәбәпле үлчәүләр үткәрелмәгән. Нәтиҗәләр буенча 7 март һәм 28 мартта артыклык ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International