Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның экология министры санитар-экологик икеайлыкка старт бирде. Ул традицион рәвештә 1 апрельдән башлана. Төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, чистарту. Бу эшнең актуальлеге һәм кирәклеге ел саен статистика белән раслана.
Әйтик, 2022 елда икеайлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 4 574 чүплек ачыкланган. Аларның 85 проценты икеайлык тәмамланганчы ук бетерелгән, калганнары бер ел эчендә юкка чыгарылган.
Узган ел икеайлык кысаларында күзәтчелек органнары 7 меңнән артык хокук бозуны ачыклаган һәм туктаткан. 5404 хокук бозу икеайлык чорында бетерелгән. Ачыкланган бозуларның 65% ы-рөхсәтсез калдыклар урнаштыру.
Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 510 мең куб. м. калдык чыгарылган, 19 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 1,3 млн агач һәм куак үсентеләре утыртылган. Республикабызның 750 мең кешесе бу эшләрдә турыдан-туры катнашкан.
Агымдагы елның өч аенда республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру фактлары буенча 410 мөрәҗәгать керде. Закон бозулар турында гаризалар Халык контроле системасы аша да килә. 1 апрельгә әлеге системада «Чүплекләр »категориясе буенча 122 чишелмәгән хәбәр бар.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» активистлары һәм республиканың күп районнары өмәләргә чыкты инде. Кушылыгыз!