Татарстан районнарында «Яшел белем» экологик белем ае узды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Март дәвамында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары үзләренең экобелемнәре  белән бөтен Татарстан белән уртаклаштылар. Мәгърифәтчелек акциясендә республиканың 16 районыннан 6500дән артык тыңлаучы катнашты. Экологик дәресләр, уеннар, квестлар һәм мастер-класслар Әлмәт, Агерҗе, Түбән Кама, Казан, Алексеевск, Сарман, Чистай, Мамадыш, Яшел Үзән, Арча, Мөслим, Ютазы, Лениногорск, Питрәч, Нурлат һәм Буа районнарында узды.

Һәр атна төрле темаларга багышланды. Шулай итеп, беренче атнада балалар экологиянең нәрсә икәнен һәм аның нәрсә өйрәнгәнен белделәр. Икенче атна табигать стихияләрен өйрәнүгә багышланган иде. Акциянең өченче атнасы катнашучыларны «нуль калдыклары» концепциясе белән таныштырды. Дәресләрдә тыңлаучылар көнкүрешне ничек экологик яктан җайлаштырырга һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә ничек сәяхәт итәргә икәнен белделәр. Өйрәнүнең чираттагы темасы Татарстанның уникаль табигый территорияләре булды. Соңгы атнада катнашучылар Кызыл китаптагы сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштылар.

Белешмә:

«Яшел белем» республика мәгърифәтчелек акциясе «Экомәдәният» проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Проект 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып гамәлгә ашырыла. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International