Экологлар Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында 12дән артык чүплек тапкан

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының экологик хәлен ачыклау һәм яхшырту буенча рейдлар үткәрделәр.

Экологлар  караулар барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыруның 12 урынын ачыклаган. Мәсәлән, Әлмәт районында  тиешсез урынга калдыклар җыюның гомуми мәйданы 146 м2, ә Бөгелмә районында 50 м2 тәшкил итә.

Әлеге фактлар буенча башкарма комитетлар адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозу һәм 60 көн дәвамында рөхсәтсез калдыклар җыюны бетерү турында кисәтүләр җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International