Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләми трган ток чыганакларын җыю буенча акция старт алды. Һәр районда бакчалар һәм мәктәпләр җыелган батарейкаларны тапшыра ала торган база нокталары билгеләнгән. Җыелган ток чыганакларының санын исәпләү өчен гомуми белем бирү учреждениеләрендә җаваплыларга тиешле таблицаларны тутырырга һәм Министрлыкның территориаль идарәсендә белгечләргә тапшырырга кирәк. Уку йортларыннан батарейкаларны чыгару төбәк операторлары тарафыннан оештырылачак. Конкурс 2023 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү июнь аенда «Экояз 2023» акциясенә йомгак ясау кысаларында узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/aktsiya-po-sboru-otrabotannih-batareek-v.htm.