«Экология - һәркемнең эше». Татарстанлыларны Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә чакыралар

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстанлыларны «Экология - һәркемнең эше» халыкара балалар -яшүсмерләр премиясенә һәм «Теләкләр шары» марафонына чакыралар.

Росприроднадзор тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик агартуга һәм экокультураны популярлаштыруга багышланган кызыклы, стандарт булмаган, креатив идеяләр, инициативалар, күренекле проектлар өчен бирелә.

Проектның төп максаты-гражданнарның экологик аңын арттыру.

Конкурсның иң яхшы проектларын жюри сайлый - бу табигатьне саклау блогының, журналистика, мәдәният һәм сәнгать өлкәләренең профессиональ һәм экспертлар берләшмәсе.

2022 елда конкурска 45,5 меңнән артык эш килгән, ә премиядә катнашучылар саны 2021 ел белән чагыштырганда 5 тапкырдан  арткан.

Конкурсның иң кирәкле номинацияләре «Экофокус», «Экорәсем», «Экоблогер», «Экодөнҗя», «Экомәктәп» һәм «Экомультфильм» булды.

Быел 1 мартта «Экология – һәркем эше» премиясенең өченче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Өченче сезонда 3 яңа номинация барлыкка килде, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша ала: «Экотуристлык», «Экоагарту», «Күңел экологиясе».

Бу юлы форматы киңәйтелгән Росприроднадзор проекты белән бергә «Теләкләр шары» марафоны старт ала. Ул балаларга үзләренең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Барлык балаларны һәм өлкәннәрне премиядә катнашырга чакырабыз!

Премия турында тулы мәгълүмат: https://экологияделокаждого.рф.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International