Экологлар кисәтүе буенча Азнакайдагы чүплек оператив рәвештә бетерелде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренә керү урынында контейнер мәйданчыгының чүпләнүен һәм чүплек ачыкладылар. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында ачыкланган. Чүпләнгән участокның мәйданы 200 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 20 куб. м.

Шәһәр Башкарма комитетына хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International