ТР Экология министрлыгы «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында»гы Федераль закон нигезендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен Whatsapp чит ил сервисы аша кабул итүне туктата

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Мәгълүматны, шул исәптән гражданнарның шәхси мәгълүматларын контрольсез тарату очраклары килеп чыкмасын өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы WhatsApp чит ил сервисы аша мөрәҗәгатьләр кабул итүне туктату турында хәбәр итә.

Әлеге чара «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында» 149-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясының 8-10 өлешләре үз көченә керү белән бәйле рәвештә кертелде. Бу нормалар белән Россиянең кайбер оешмаларына чит ил мессенджерларын куллану тыела.

Исегезгә төшерәбез, Министрлык адресына түбәндәге элемтә каналлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефон буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет кабул итү бүлмәсенә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International