Бүген– Умырзая көне

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Ел саен 19 апрельдә дөньяда традицион булып киткән матур язгы бәйрәм – Умырзая көне билгеләп үтелә. Умырзаялар -кышкы салкыннан соң  шытып чыккан беренче чәчәкләр, алар язның башлану символы. Бу көнгә ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының территориаль идарәләре экологлары балалар өчен төрле чаралар әзерләгән.

Шулай итеп, Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буаның «Светофорик» балалар бакчасында һәм М.М. Вахитов гимназиясендә  тәрбияләнүчеләр  өчен дәрес уздырдылар. Балаларга чәчәк турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Мәсәлән, умырзаяларның  ун градуслы салкынга түзә алуын, ә бу эштә аларга сабак төбендәге нечкә төкләрдән торган үзенчәлекле «капчык» ярдәм итүен белделәр.

Ә Идел-Кама идарәсе экологлары Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына умырзаяларның  төрлелеге һәм төрле илләрдә бу чәчәкне ничек атаулары турында сөйләделәр.

Төньяк территориаль идарә  белгечләре Балтач районы Нөнәгәр  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән очраштылар һәм танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар бу  нинди үсемлек икәнен, ничек һәм ни өчен алар шулай иртә чәчәк атканнарын белделәр.

Минзәләдә 2нче мәктәпнең «Эко-time» экологик отряды активистлары «Беренче чәчәкләрне саклагыз» акциясен үткәрделәр. Алар үзләре буклетлар ясаганнар һәм җирле халыкка беренче чәчәкләрне өзмәскә  чакыручы листовкалар таратканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International