Чаллының «Жар-птица» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бер тоннага якын макулатура җыйган

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Чаллыда «РазДельно»  экологик чарасына йомгак ясадылар. Акция «Экояз-2023» конкурсы кысаларында уздырылды. Бер ай дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре калдыкларны сортларга аерырга өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә барлыгы 900 кг макулатура, 130 кг батарейкалар, 70 кг пластик шешә, 52 кг оргтехника, 28 кг пластик капкач җыелган.

Акцияне ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән 100 нче балалар бакчасы администрациясе һәм «Эколаб» компаниясе оештырды.

Иң актив төркемнәр һәм гаиләләр «Эколаб» компаниясеннән һәм ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгыннан буяу китаплары һәм китаплар алдылар. Экоакция кысаларында җыелган барлык калдыкларны «Эколаб» компаниясе эшкәртүгә җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International