ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Мастер-класслар, тәҗрибә, приборлар һәм программалар белән практик танышу. «Мега Казан» сәүдә үзәгендәге узган «ЭкоХаб» чарасында ике көн эчендә 400 артык укучы катнашырга өлгерде. Булачак абитуриентларга КДЭУ, КДАТУ, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ, КИУ, КФУ, КДМУ экологик факультетлары вәкилләре вузларга керү шартлары һәм уку процессының үзенчәлекләре турында сөйләде. 


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

21 һәм 22 октябрьдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «ЭкоХаб» узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бу инде әйдәп баручы университетларның икенче ярминкәсе, анда булачак абитуриентларга шәһәрнең экологик факультетлары турында сөйләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, «ЭкоХаб» беренче тапкыр 2021 елның 18-19 февралендә узды. 


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Алтын балык турындагы әкиятне уйнап, җырлар җырлаганнар һәм калдыкларны сортларга аеру эше белән танышканнар. Теләче районының 3  номерлы балалар бакчасында мәгариф учреждениесе педагоглары экологик дәрес үткәргән. 


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  экология дәресе үткәргән.  


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» балаларны тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен мәгълүмати-танып-белү дәресе үткәрде.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Томск өлкәсе, Төньяк-Көнчыгыш Азия илләре төбәк администрацияләре ассоциациясенең экология буенча ярдәмче комиссиясе белән берлектә, III «Экоселфи – файдалы селфи» ачык экологик фотобәйгесен үткәрә. Бәйгенең максаты – халыкны табигатьне актив рәвештә саклау эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, экологик культура формалаштыру.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында 1 һәм 2 курс студентлары Экология министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева укучыларга Министрлыкның төп функцияләре, бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. 


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Россиянең барлык төбәкләрендә 1-9 сыйныф укучылары экология буенча белемнәрен тикшерә ала. Конкурс агымдагы елның 13 сентябреннән 4 октябренә кадәр үткәрелә. Мәгърифәтчелек инициативасын «Илкүләм приоритетлар» АКО белән берлектә Учи.ру онлайн белем платформасы гамәлгә ашыра.


30
июль, 2021 ел
җомга

«Туган як сукмаклары буйлап» – Арчада шундый исем астында чара узган, аның барышында «Незримая стража» клуб берләшмәсе балалары экологик походка киткән. 


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Узган ялларда Балтач районының Борбаш авылында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узды. 2021 елдагы беренче чара XIV республика мөселман балалар сабантуе кысаларында оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International