«Экоселфи – файдалы селфи» экологик фотобәйгесендә катнаш!

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Томск өлкәсе, Төньяк-Көнчыгыш Азия илләре төбәк администрацияләре ассоциациясенең экология буенча ярдәмче комиссиясе белән берлектә, III «Экоселфи – файдалы селфи» ачык экологик фотобәйгесен үткәрә. Бәйгенең максаты – халыкны табигатьне актив рәвештә саклау эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, экологик культура формалаштыру.

Бәйгегә «селфи» жанрында табигатьне саклау темасына караган фотолар кабул ителә. Бушлай оештырыла торган әлеге бәйгедә катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле яшьтәге гражданнар чакырыла.

Бәйге номинацияләре:

  • «Экохезмәт»;
  • «Экоиҗат»;
  • «Экогадәтләр».

Кабул ителгән эшләр түбәндәге  яшь категорияләре буенча бәяләнәчәк:

  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
  • укучылар (укучылар һәм студентлар);
  • олылар.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

  • 1 этап - 31 майдан 31 октябрьгә кадәр. Фотолар һәм гаризалар кабул ителә;
  • 2 этап - 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр. Интернет аша тавыш бирелә;
  • 3 этап - 1 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр. Нәтиҗәләр ясала.

Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучылар да электрон рәвештәге сертификатлар алачак. Иң яхшы иҗади эшләр оештыручыларның сайтларында урнаштырылачак.

Гаризаны 2021 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: ecoselfi@mail.ru.  

Бәйге турында тулырак мәгълүматны Кушымтадан табарга мөмкин.

Элемтә өчен: (3822) 90-39-27 Екатерина Овчинникова, (3822) 51-19-45 Юлия Абушахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International