Укучыларны экология буенча онлайн-олимпиадада катнашырга чакырабыз

2021 елның 3 сентябре, җомга

Россиянең барлык төбәкләрендә 1-9 сыйныф укучылары экология буенча белемнәрен тикшерә ала. Конкурс агымдагы елның 13 сентябреннән 4 октябренә кадәр үткәрелә. Мәгърифәтчелек инициативасын «Илкүләм приоритетлар» АКО белән берлектә Учи.ру онлайн белем платформасы гамәлгә ашыра.

Онлайн-олимпиадада катнашу бушлай. Укучыларга компьютер яки заманча браузерлы планшет һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге дә җитә. Биремнәрне уңышлы хәл итү өчен мәктәп программасын тирәнтен белү кирәкми, бу исә һәр катнашучы өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итә. 

Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм укучыларның экологик фикерләвен үстерүгә, экологик аңын арттыруга, шулай ук экологик тәртипкә мәктәп балаларын гына түгел, аларның ата-аналарын, педагоглар ны җәлеп итүгә юнәлтелгән. 

Тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча: https://uchi.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International