Әйләнә-тирә дөньяның төрлелеге. Арча тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен экодәрес үткәрделәр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» балаларны тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен мәгълүмати-танып-белү дәресе үткәрде.

Үзәктә тәрбияләнүчеләрне табигатьнең төрлелеге, флора һәм фаунага карата үз-үзеңне дөрес тоту тәртибе белән таныштырдылар, табигатьне саклауга караган экология кагыйдәләрен уен формасында кабатладылар. Шулай ук су объектларының биотөрлелеге турында викторина үткәрелде һәм балалар өчен «Пингвин Лоло» дип аталган мультфильм күрсәтелде.

Чара ахырында яшь экологлар Арча шәһәренең күп функцияле үзәгендә урнашкан үзәк китапханә филиалында булдылар. «Табигать – бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган гүзәллек чыганагы, ул кабул итү, күзәтү һәм күзаллау өчен бик бай материал бирә. Без балаларның күзендә әйләнә-тирә мохитне саклау темасына карата кызыксыну күрдек. Без биргән истәлекле бүләкләр алган белемнәрен үзләштерүдә ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәүсә Латыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International