400 артык мәктәп укучысы «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «ЭкоХаб» чарасында катнашты

2021 елның 22 октябре, җомга

Мастер-класслар, тәҗрибә, приборлар һәм программалар белән практик танышу. «Мега Казан» сәүдә үзәгендәге узган «ЭкоХаб» чарасында ике көн эчендә 400 артык укучы катнашырга өлгерде. Булачак абитуриентларга КДЭУ, КДАТУ, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ, КИУ, КФУ, КДМУ экологик факультетлары вәкилләре вузларга керү шартлары һәм уку процессының үзенчәлекләре турында сөйләде. 

«Булачак һөнәр сайлау мәсьәләсе һәр мәктәп укучысы өчен мөһим һәм булачак абитуриентка теге яки бу югары уку йортында белем алу мөмкинлекләре турында вакытында сөйләү бик мөһим. Бүген без балаларга эколог һөнәре турында сөйләдек һәм һәр югары уку йортының мөмкинлекләрен ачык күрсәттек. Чөнки квалификацияле кадрлар өчен көрәш мәктәп эскәмиясеннән үк башлана», – дип билгеләп үтте Министрлыкның экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ЭкоХаб» проекты үзенчәлекле. Чөнки биредә бер мәйданчыкта республиканың барлык югары уку йортларында экологик белем бирү мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкин. Уку йортлары вәкилләре белән шәхси аралашу балаларга үз сорауларын турыдан-туры бирергә һәм урында ук тулы җаваплар алырга мөмкинлек бирә. «Бүген без Казанда бик күп кызыклы университетлар барлыгын белдек. Үзебез укырга керергә теләгән экологик факультетлар турында презентация карадык һәм югары уку йортларына керү турында мәгълүмат алдык. Безгә барысы да бик ошады», – дип кичерешләре белән уртаклашты укучылар.

Әйтергә кирәк, бу чара – әйдәп баручы университетларның икенче ярминкәсе, беренче тапкыр «ЭкоХаб» 2021 елның 18-19 февралендә узган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International