Бөгелмә шәһәре укучылары урманда үз-үзеңне тоту культурасын өйрәнгән

2021 елның 8 октябре, җомга

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  экология дәресе үткәргән.  Укучылар танып-белү формасында табигатькә зыян китермәс өчен урманда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында киңәшләр алган һәм табигать чылбырындагы һәр үсемлекнең нинди файдалы функцияләре барлыгын белгән.  Шулай ук экологлар балаларга табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклаганда «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча хәбәр итәргә мөмкин булуы турында да сөйләгән. Укучылар кызыксынып тыңлаган һәм күп кенә сорауларга җаваплар тапкан. «Мондый чаралар балаларда туган табигатькә дөрес һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә һәм урман тормышына кызыксыну уята», – дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгече Марат Узаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International