ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 3 нче мәктәпнең һәм М.Е.Сергеев исемендәге гимназиянең беренче сыйныф укучылары белән таныштылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучыларына экология нәрсә ул һәм әйләнә-тирә дөньяны ничек сакларга кирәклеген сөйләделәр.
Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт-Урсала автомобиль юлы буйлап технологик сыеклыкның агып чыгуын ачыклаганнар. Агым кустлы насос станциясеннән «Альметьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе скважинасына кадәр ташлау линиясенеж герметиксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычрану мәйданы якынча 200 кв.м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән Бөгелмә районы Карабаш бистәсе янында, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы мәйданчыгында нефть продуктларын агызу турында хәбәр килде.
Бөгелмә районында Бөгелмә елгасы ярының пычрануы турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында ике чүплек ачыкланган. Берсендә, 150 кв. м мәйданда – төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, икенчесендә 75 кв. м мәйданда автомобиль шиннары саклана.
Социаль челтәрләрдә борчылган татарстанлылар Әлмәтнең «Сәламәтлек» паркында күбекләнеп торган ак төстәге билгесез матдәнең Бигәш елгасына агып төшүе турында хәбәр иттеләр. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре тиз арада шул урынга чыктылар.
Нурлат районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең Завод тыкрыгында санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеген ачыкладылар. Пычранган участокның мәйданы 1000 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб.м.
Нурлатның «Пчелка» балалар бакчасында өлкән һәм урта төркем балалары өчен ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Планетаны бергә саклыйк» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр.
Нурлат районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Кондурчанефть» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Ростехнадзор, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе вәкилләре һәм Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары керде.
Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендәге бункер мәйданчыгында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.