Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары нефть продуктларын агызуның тагын бер очрагын ачыклаган

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт-Урсала автомобиль юлы буйлап технологик сыеклыкның агып чыгуын ачыклаганнар. Агым кустлы насос станциясеннән «Альметьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе скважинасына кадәр ташлау линиясенеж герметиксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычрану мәйданы якынча 200 кв.м тәшкил итә.

Лаборатория белгечләре туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Хәзер пробалар эштә. Барлык мәгълүмат Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International