Инспекторлар Нурлат балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне табигатьне сакларга һәм калдыклар белән дөрес мөгамәлә итәргә өйрәттеләр

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Нурлатның «Пчелка» балалар бакчасында өлкән һәм урта төркем балалары өчен ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Планетаны бергә саклыйк» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар балалар белән планетаны саклап калу өчен берничә кагыйдә бүлештеләр. Алар балаларга су һәм электр энергиясен экономияләү мөһим, һәр әйбергә икенче тормыш бирергә, чүп-чарны ташларга гына түгел, ә сортларга аерырга өйрәнергә кирәк, дип сөйләделәр. Уен формасында инспекторлар балаларны калдыкларны фракцияләргә бүләргә өйрәттеләр.

«Мин еш кына балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эко-дәресләр үткәрәм. Балалар балачактан ук әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның мөһимлеген белергә тиеш дип ышанам. Балалар киләчәк экологиясенең аларның һәрберсенә бәйле икәнен аңларга тиеш», – дип билгеләп үтте экологик очрашуларның әһәмиятен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Венера Мингалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International