Бөгелмә районында экологлар ике чүплек тапкан

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бөгелмә районында Бөгелмә елгасы ярының пычрануы турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында ике чүплек ачыкланган. Берсендә, 150 кв. м мәйданда – төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, икенчесендә 75 кв. м мәйданда автомобиль шиннары саклана.

Бөгелмә районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International