Экология министрлыгы инспекторлары Бөгелмә районында нефть продуктлары аккан урыннан пробалар алдылар

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән Бөгелмә районы Карабаш бистәсе янында, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы мәйданчыгында нефть продуктларын агызу турында хәбәр килде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне беренчел тикшерү барышында скважинаның ялтыратылган штогы өзелү нәтиҗәсендә технологик сыеклыкның агып чыгуы ачыкланган. Ике пычрак участок табылган. Шток ярылган урында пычрану мәйданы 120 кв.м тәшкил итә. Икенче участокта мәйданы 200 кв.м тәшкил итә. Лаборатория белгечләре туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Хәзер пробалар эштә. Территорияне караган вакытта анда «Лениногорскнефть» НГЧИ хезмәткәрләре тарафыннан аккан сыеклыкны ликвидацияләү эшләре алып барылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International