Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Күлле нефть ятмасының сафтан чыккан торбаүткәргечләрен демонтажлау эшләре башланачак

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин Идел елгасының пычрану чыганагын бетерү өчен бюджеттан акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Эшләр Татарстанда, Чувашия, Әстерхан, Иваново, Самара, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләрендә узачак. 

 Безнең республикада кайчандыр Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Күлле нефть ятмаларыннан салынган торбаүткәргечләрне сүтәргә туры киләчәк. 

Бу Түбән Кама сусаклагычы суына тискәре йогынты ясый торган эре объект. Күлле нефть ятмасының сафтан чыккан торбаүткәргечләре сусаклагычтагы су күләме артканнан соң су астында калган һәм ул хәзерге вакытта Иделгә генә түгел, Татарстан Республикасы халкының чирегенә куркыныч яный, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә.

Эшләрнең бәясе 930,5 млн. сумга төшәчәк, шуның 200 млн.сумын «РИТЭК» ҖЧҖ бирәчәк. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы проектны быелдан гамәлгә ашыра башларга әзер. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International