Ютазы районындагы чүплек экологлар катнашыннан соң юкка чыгарылган

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Ютазы районы мониторингы барышында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Байлар авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 290 кв. м, күләме 232 куб. м тәшкил итә.

Ютазы районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International