Экология министрлыгы инспекторлары Арча районы Югары Пошалым авылында үз белдеге белән су объектын биләүне ачыкладылар

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Төньяк территориаль идарә  инспекторлары Арча районының Югары Пошалым авылына рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозуны - су объектын законсыз  гидро-техник корылма төзү юлы белән үз белдеге белән биләүне теркәделәр. Ир-ат су объектын бетон торбалар белән каплый, бу елганың табигый су агымын боза. Әлеге очрак «ТР елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» фәнни-тикшеренү проекты кысаларында су объектларын мониторинглау барышында  ачыкланды. Экология министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозучыга беркетмә төзеделәр. 15 көн эчендә аңа штраф салыначак һәм мәҗбүри таләпләрне бозуны тыю турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International