Чаллыда узган плоггинг-йөгерешендә катнашучылар 80 капчыктан артык чүп-чар җыйган

2023 елның 16 мае, сишәмбе

«Чиста яр» шәһәр плоггинг-йөгереше Чаллыда Табеев яр буенда узды. Ярышларда 21 мәктәп командасы катнашты. Ә аларга «Стоя на воде» Ѕирмәктәбе вәкилләре ярдәм итте, алар көймәләрдә Кама елгасында чүп-чар җыйды. Командаларга берләшеп, активистлар чүп-чарны өч фракциягә бүлеп сортлыйлар: пыяла, пластик һәм башка калдыклар. 45 минут эчендә экойөгереш катнашучылары 80 капчыктан артык чүп җыя алдылар.

Плоггинг -  йөгерешендә Чаллының 6, 25, 30, 35 һәм 38 нче мәктәпләре җиңде. Иң актив 6, 30 һәм 38 нче мәктәпләр «Идел буе экология компаниясе» бүләкләренә ия булдылар.

Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, 4нче балалар экология-биология үзәге, «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, «Сандали» пляж клубы, Үзәк районның Башкарма комитеты, «Славица» туңдырма фабрикасы, ЭкоЛАБ компаниясе һәм «Горзеленхоз» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International