ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать дошманы – чүп-чар» дигән темага экоәңгәмә үткәрделәр. Дүртенче сыйныф укучылары көнкүреш һәм сәнәгать чүп-чарлары турында яңа мәгълүмат белделәр. Шулай ук инспекторлар балаларга планетабызга теге яки бу калдыклардан котылу өчен күпме вакыт кирәклеге турында сөйләделәр. «Бетон, кирпеч, батарейкалар, каучук шешәләр һәм пластик шешәләр – бу калдыкларны таркату өчен 100 елдан 200 елга кадәр вакыт кирәк. Шуңа күрә чүп-чарны икенчел куллану һәм сортлау бик мөһим», - диде экологлар. Балаларны чүп-чарны дөрес сортларга аерырга өйрәтү өчен инспекторлар тематик уен үткәрделәр. «Еш кына балалар чүп-чарны аерым җыю буенча төрле акцияләрне башлап җибәрәләр. Алар аны контейнерлар буенча гына аермыйлар, ә калдыклардан оригиналь эшләнмәләр дә ясыйлар», - дип сөйләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары.
Очрашуны танып белү мультфильмы карап тәмамладылар.